Бүген “Пивоварня-Москва-Эфес” ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалы дегустация залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. ПЭТ- шешәләргә тутырылган ачык төстәге сыраның тәмен татып бәяләү көн тәртибендә төп мәсьәләгә әйләнде. Дегустациядә баштагы сусло күләме 11-12% булган ачык төстәге 11 үрнәк бәяләнде. “Балтика” сыра кайнату компаниясе” ААҖ, “Сан ИнБев” ААҖ, “Хейнекен берләштерелгән сыра кайнату компанияләре”, “Очаково” МПБК ЯАҖ, “Дека” ААҖ, “Булгарпиво” ААҖ, “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖнең продукция үрнәкләре тәкъдим ителде.
Дегустациядә, Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, Ростов өлкәсенең Куллану базары департаменты делегациясе дә катнашты.
Дегустациягә кадәр исә теләгендә булганнарга завод буенча экскурсия оештырылды.