Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында гражданнарны ачык кабул итү булды. Очрашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде. Чаллы каласында яшәүчеләр сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко һәм Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина җавап бирде. Чаллылылар төрледән-төрле темалар буенча сораулар бирде. Шулардан иң кызыклыларын тәкъдим итәбез.
Кире кайтарырга акчасы юк икән, сатучы үзе гаепле
Чаллыда яшәүче Гөлчәчәк ханым Зарипова кассада сдача булмауга кемнең җавап бирергә тиешлеге белән кызыксынды.
“Матурлык салонында парикмахерга 300 сум түләргә тиеш идем. Администраторга 5 мең сумлык бирдем. Ул исә кире кайтарырга акчасы юклыгын әйтеп, мине акча ваклатырга чыгарып җибәрде. Мин бу очракта ни эшләргә тиеш идем?” – дигән сорау бирде Г.Зарипова.
“Кассирларны вак акча белән оешма җитәкчесе тәэмин итәргә тиеш. Бөтен эш көне дәвамында, хезмәткәр клиентка сдача бирә алсын өчен, кассада төрле номиналдагы акчалар бетеп тормаска тиеш. Хезмәткәрнең, янәсе, акчаны тапшырдым, дип акланулары да кабул ителми”, – дип аңлатты Игорь Марченко.
Анжелика Нәҗипова, сыйфатына шикләнмәс өчен иң очсызлы аракы бәясе күпме булырга тиеш, дигән сорау бирде.
“Бүген Россиядә аракының минималь бәясе – 199 сум. Бәясе бу суммадан кимрәк икән, димәк, аракы легаль булмаган төстә кертелгән дигән сүз. Мондый алкогольле продукцияне читләтеп үтү хәерлерәк”, – диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.
Кабул итүгә килгәннәр арасында ябылган “Стократ” сәүдә йортының элекке директоры Ирина Ляскунова да күзгә чалынды. Соравына караганда, ханым әле дә сәүдә өлкәсендә эшләвен дәвам итә.
“Хәзер алкоголь сату өчен лицензия кирәк. Сыра сатуга һәм әлеге продукция төренә лицензия алуга карата законда нинди дә булса үзгәрешләр көтеләме икән?” – дип сорады ул.
“Соңгы биш ел эчендә бу тема буенча 20дән артыграк закон проекты эшләнде, әмма аларның барысы да кире кагылды. Әлегә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны лицензияләү планлаштырылмый”, – дип җавабын кыска тотты Игорь Марченко.
ОСАГО белән проблема? Гариза яз!
ОСАГО мәсьәләсе дә шәһәрдә яшәүчеләрнең “баш авыртуы”на әйләнгән икән. Алар иминиятләштерүчеләрнең түләүле өстәмә хезмәтләрне көчләп тагуларыннан гарык булган.
“Автомобилемне иминиятләштерү вакыты чыгып бара. Яңа ОСАГО полисы сатып алмакчы идем, әмма барлык җирле компанияләрнең өстәмә рәвештә гомеремне дә иминиятләштерергә мәҗбүриләүләреннән аптырашта калдым әле. Алар моңа хокуклымы икән соң”, – дигән соравын җиткерде Резидә Ристафьева.
“Түләүле өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу закон нигезендә тыела. Сезгә иминиятләштерү килешүен төзү үтенече белән гариза язып, шуны автомобилегез документлары күчермәләре һәм иске ОСАГО полисыгыз белән бергә почта аша (уведомление белән) иминиятләштерү компаниясенә җибәрергә кирәк, – дип мәсьәләгә ачыклык кертте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе. – Кулыгызга уведомление килеп кергәч, иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Сезгә анда ОСАГО полисы сатудан баш тартсалар, шикаять белән күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итегез”.
Гражданнарны кабул итү төгәлләнгәннән соң“Челнинские известия” хәбәрчесе ОСАГО мәсьәләсе буенча сөйләшүне Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина белән дәвам иттерде. Гөлшат ханым бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләрнең байтак булуын искәртте. Аерым алганда, Чаллыда пассажирлар ташу белән шөгыльләнә торган бер компаниядән шикаять кергән. Баксаң, оешмага ОСАГО полисларын сатудан баш тартканнар. Иминиятләштерү компаниясенә язмача гариза җибәрелгәч, ОСАГО килешүе төзелгән.
Гөлшат Вафина әйтүенчә, соңгы вакытларда туристлык агентлыкларына шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә ишәйгән. Июнь аенда гына шундый 12 очрак теркәлгән инде. Чаллылылар килешүдә билгеләнгән хезмәтләрнең тулы күләмендә күрсәтелмәвенә канәгать түгел икән. Мондый очракларда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дәгъва яза, мәсьәлә судка кадәр тәртиптә хәл ителә. Нәтиҗәдә туристлык фирмасы клиентка йә акчасын кире кайтара, яисә башка турга ташлама ясый, дип аңлатып үтте Вафина.
Чаллы кибетләрендә өстәлләр куймакчылар
Көндез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко җирле эшмәкәрләр белән очрашты. Чара вакытында аңа ”Чаллы икмәге” генераль директоры Эдуард Юнысов төнге сәгатьләрдә хәмер сатуга кагылышлы сорау бирде.
“Россия законы 22.00 сәгатьтән соң сәүдә объектларында алкоголь сатуны тыя. Әмма Самарада 100дән артыграк кибетне үзенә берләштергән төбәк сәүдә челтәре үзендә җәмәгать туклануы пунктын булдырып, хәмер сатуга лицензия алган. Шуңа күрә аларга 22.00 сәгатьтән соң да хәмер сату рөхсәт ителә. Бу, әлбәттә, предприятиенең кереме өчен зур плюс булып тора, – дип сөйләде Эдуард Юнысов. – Безнең кибетләрдә сатуда кайнар аш–су, салат, камыр ризыклары бар. Самарадагы кебек өстәлләр куеп җибәрсәк, хәмерне 22.00 сәгатьтән соң да сату мөмкинлегенә ия булырбызмы икән?”
“Самарадагы хәлләр турында берни әйтә алмыйм. Сез сөйләгәннәр дөрес булса, димәк, алар гамәлдәге законны санга сукмыйча эшли, – диде Игорь Марченко. – Җәмәгать туклану пункты белән кибет, дигән төшенчә юк. Кибет – үзенә, җәмәгать туклану предприятиесе – үзенә аерым. Дөрес, сәүдә объекты бүлмәсен ике зонага бүлү очраклары бар-барын. Әмма бу очракта җәмәгать туклануы предприятиесенең ишеге аерым булырга тиеш. Ә инде сәүдә залына өстәл куеп кына җәмәгать туклануы пунктын ясап булмый.
Саннар һәм фактлар
2014 елның 1 июненә Чаллыда 182 оешма алкогольне ваклап сату буенча лицензиягә ия. Мондый сәүдә 461 сәүдә объектында хәл ителеп килә. Узган елдагы белән чагыштырганда, лицензияле сәүдә объектлары саны 37гә арткан. Агымдагы елда җиде оешма, бурычларга ия булулары һәм медицина, мәгариф оешмаларына минималь ераклыкларының туры килмәве сәбәпле, алкоголь сатуга рөхсәт алудан мәхрүм калган.
Агымдагы елның биш аенда Чаллыда 337 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 10 процентка кимрәк бу. Шәһәребездә халыкның җан башына 6,5 литр хәмер туры килә. Казанда бу күрсәткеч 6,8 литрга тигез.
Чаллыда ел башыннан бирле 8943 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынган.
Биш ай эчендә Чаллы территориаль органына 1042 мөрәҗәгать кергән. Бу сан узган елдагыдан зуррак. Гөлшат Вафина моны Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең һәр пәнҗешәмбе һәм җомга саен 10.00дән 15.00 сәгатькәчә шәһәрнең өч базарында эшли башлаулары белән бәйләп аңлатты. Базарларда алар кулланучыларга киңәшләр бирә, сатучылар белән үзара килеп чыккан бәхәсләрне шундук хәл итәргә булыша.