Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Җитәкче, эшлекле сәфәре программасында күздә тотылганча, биредә гражданнарны кабул итте, “Булгарпиво” ААҖдә булды, Кама аръягы төбәгенең хуҗалык итүче субъектлары җитәкчеләре, 8 муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты, контрольлек һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Игорь Марченко күчмә чара барышында гражданнарны кабул итте. Шәһәрдә яшәүчеләрне, әйтик, кассада кире кайтарып бирү өчен акча булмауга кем гаепле, сыйфатына шикләнмәс өчен иң очсызлы аракы бәясе күпме булырга тиеш, кебегрәк сораулар; сыра сату һәм әлеге продукция төренә лицензия алуга карата нинди дә булса үзгәрешләрнең көтелү-көтелмәве; иминиятләштерүчеләрнең өстәмә түләүле хезмәтләрне көчләп тагулары; сыйфатсыз туристлык хезмәте күрсәтү мәсьәләсе; шулай ук “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция – “фанфуриклар” сату мәсьәләләре кызыксындырды. Әйтергә кирәк, шәһәребездә яшәүче өлкән буын вәкилләренең активлыгы кабул итүнең рәсмилеген юк дәрәҗәсендә калдырды. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына килеп, үзләрен борчыган мәсьәләләрнең уңай хәл ителгәнлегенә рәхмәтләрен җиткерде, шулай итеп, ирексездән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең реклама агентларына әйләнгәнлекләрен искәртте.