Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлек үсә

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2014 елның 17–20 июнь көннәрендә Ростов өлкәсенең Куллану базары департаменты вәкилләре булды.

Тәҗрибә алышу чаралары кысаларында Татарстан Республикасында, шулай ук Ростов өлкәсендә кабул ителгән кулланучылар хокукларын яклау буенча кече программаларны тормышка ашыру; кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү һәм әлеге системаны алга таба камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Сәфәре барышында кунаклар “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалында булып, сыра җитештерү технологиясе белән танышты, башкалабызның сәүдә челтәрендә сатып алынган сыра үрнәкләрен ябык дегустацияләүдә катнашты.

Моннан тыш сәфәр программасы кысаларында “Республика куллану базарына бәйсез экспертиза һәм мониторинг үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең сынау үзәгенә экскурсия оештырылды, укыту-өйрәтү максатында алкогольле продукцияне дегустацияләү үткәрелде.

Кунаклар Казан ш. сәүдә челтәре предприятиеләре, аерым алганда, “Бәхетле-1” ҖЧҖ гипермаркеты, республикабыз товар җитештерүчеләренең продукция үрнәкләре белән таныштырылды. Чаралар сәүдә-икътисадый, фәнни-техник социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Ростов өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында уздырылды. Ростов өлкәсеннән килгән кунаклар кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, төбәкара элемтәләрне алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International