Әлмәт территориаль органы хәбәр итә

2014 елның 24 июне, сишәмбе

2014 елның 18 июнендә 19.30 сәгатьтә Әлмәт районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Әлмәт – Чаллы автомобиль юлының 77 нче чакрымында “Лада” автомобилен “иярләгән” Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсе егете Ю.П.Логуновны туктатты. Автомобильне тикшерү барышында әлеге гражданинның Казахстан Республикасында җитештерелгән 292 шешә хәмер продукциясе алып килгәнлеге билгеләнде. Ю.П.Логуновның үзе һәм янәшәсендә утырган хатыны әйтүенчә, янәсе, алкогольле продукция Чаллыдагы дусларына туй уздыру өчен кирәк булган.

Полиция хезмәткәрләре 2014 елның 19 июнендә шәһәр зираты янында үзенең “ДЭУ-Нексия” автомобиленә Казахстанда җитештерелгән 48 шешә хәмер продукциясе тутырган чагында Әлмәттә яшәүче В.В.Алексеевны да тоткарлады әле. Алексеев, янәсе, хәмер продукциясен Казан шәһәреннән кайтканда  Ленино бистәсендә юл буендагы кафе янында сатып алган. Аракыны исә КамАЗ автомобиленнән Кавказ егетләре саткан. Әмма Ленино бистәсе аша үтә торган юлның май аеннан бирле ремонтка ябылган булуын исәпкә алганда, В.В.Алексеевның аракы  турында “хикәяте” шик тудырды.

Гамәлдәге законны бозуның әлеге ике очрагы буенча да административ тикшерү алып барыла.

Моннан тыш 2014 елның 20–23 июнендә мәктәпләрдә чыгарылыш баллары үткәрелгәндә Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының ПДН Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату очракларын булдырмый калу максатыннан чыгып, рейдлар үткәрде. Шул рәвешле 2014 елның 23 июнендә хосусый эшмәкәр Л.Х.Гарифуллинаның “Йолдыз” кибетендә (Әлмәт ш., Төзүчеләр пр.) сыра сату очрагы билгеле булды. Сатучыга карата административ беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International