2014 елның 19 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында Казахстан номеры белән “ГАЗ-322132” маркалы автомобильне туктатты. Автомобильне тикшерү барышында машина йөртүче Т.К.Смагуловның билгеләнгән үрнәктәге маркалары, товар озату докумнтлары булмаган килеш кенә Казахстан Республикасында җитештерелгән “Кристалл” аракысын алып килүе ачыкланды. Тикшерү барышында 89,5 литр күләмендә алкогольле продукция алынды. Алкогольле продукциянең хуҗасы, Казахстан Республикасы гражданины Ж.Ж.Козгаранов исә аракының, янәсе, Татарстанда яшәүче дустына китерүен аңлатырга маташты.
Әлеге факт буенча Ж.Ж.Козгарановка карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылып, тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.