Ведомство тәкъдим итә торган үзгәреш экспорт һәм импорт спиртына кагылмый. Яңа кагыйдә шулай ук чимал спирты һәм шәраб, виноград, җимеш, коньяк, кальвадос һәм виски дистиллятларының сатып алу бәясен дә җайга салмаячак.
“Росалкогольрегулирование” белгечләре үзләренең тәкъдимен 2014 елда газга һәм электр энергиясенә тарифларның 2013 елдагыга караганда артуы белән нигезләп аңлата. “Азык чималыннан этил спирты җитештерүдә төп чимал сыйфатында кулланыла торган арыш, бодай һәм арпа бәясенең үзгәрүеннән чыгып, этил спиртына минималь бәяләрне дә яңадан карау максатка ярашлы”, – диелә боерык проектында.