“Алкогольле продукцияне маркировкалауга бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 27.03.2014 тел, №236 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба – №236 карар) нигезендә, алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре һәм медовухадан тыш) һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләме турында декларация (№11 кушымта) форматына үзгәрешләр кертелде, тәгаенләп әйткәндә, “Шул исәптән федераль махсус маркалар һәм (яки) үзләренә карата таләпләр гамәлдән чыккан акциз маркалары белән маркировкаланган продукция калдыгы” дигән №21 графа кертелде.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге декларацияләр проектларын төзәтүдә кулланыла торган “РАРИТеТ 2012” программасын яңартты. Шуның ярдәмендә сезгә 2014 елның 2 кварталы өчен декларацияләрдә тиешле мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.