2014 елның июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү өлкәсендә 17 административ тикшерү үткәрде. Шуның 7 се – гражданнарның шәхси йортларыннан көмешкә сату очраклары буенча (Аксубай районында – 1, Зәй – 2, Мөслим – 1, Чирмешән районы - 3); алкогольле продукцияне (сыра) сату вакытын чикләүне бозу очраклары буенча - 4 (Аксубай районы – 2, Түбән Кама районы – 2); билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына алкогольле продукция әйләнеше очраклары буенча - 5; ваклап сату челтәрендә фармстатьялар (фармакопейная статья) буенча этил спирты һәм спиртлы продукция сату очрагы буенча – 1 (Түбән Кама ш.). Якынча 800 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды, шуның 23,7 литры - “ике төрле” максатта кулланыла торган спиртлы продукция, 167 литр көмешкә һәм спиртлы сыекча (әче бал) ясау өчен сыеклык, билгеләнгән үрнәктәге маркаларсыз 598,5 литр күләмендә алкогольле продукция.
Ачыкланган барлык закон бозу очраклары буенча гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр тутырылды, эш материаллары тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.