Республикада Татарстан Президенты кушуы буенча терлекләрнең баш санын саклап калуга юнәлдерелгән чаралар күрелә. Әлмәт муниципаль районында шәһәр халкы, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре мөгезле эре терлеккә ашату өчен себерке әзерләүгә үзләреннән зур өлеш кертә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы коллективы исә “Чагылтау” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгына ярдәм итте: территориаль орган хезмәткәрләре аңа 150 дән артыграк себерке әзерләп тапшырды. Себерке әзерләүдә каен, юкә һәм тал ботаклары эшкә җигелде.