Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2014 елның 1 июле, сишәмбе

2014 елның 30 июнендә Тукай муниципаль районында Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев үткәрде. Чарага шулай ук алкогольле продукция сатуны киметкән авыл җирлекләре башлыклары, лицензиатлар, Тукай муниципаль районында алкогольле продукция сатучы оешмалар җитәкчеләре, алкогольле һәм спиртлы продукциянең әйләнеше өлкәсендә  гамәлдәге законны бозуга юл куйган хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре чакырылды.

Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г.Т.Вафина алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча кайбер проблемаларны билгеләп үтте. Болар:

- алкогольле продукцияне сатуның кимүе;

- Казахстанда җитештерелгән продукция сату;

- “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату;

- лицензиясез генә алкогольле продукция сату.

Утырыш йомгаклары буенча Башкарма комитет җитәкчесе, шул исәптән шәхси йортларда,  алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча барлык контрольлек органнары белән уртак  тикшерүләр үткәрү турында карар кабул итте. Авыл җирлекләре башлыкларына “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне сату мәсьәләсе буенча эшләү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International