Финанс министрлыгы һәм сенаторлар 2016 елга да хәмергә акцизларны үзгәртмәскә тәкъдим итә

2014 елның 4 июле, җомга

Акцизларны арттыруның РФгә таможня берлегеннән легаль булмаган алкоголь “ташкыны” керүгә китерүе бар. Моңа кадәр Финанс министрлыгы 2014 елда гамәлдә булып килә торган акцизлар ставкаларын үзгәртмичә, шул килеш калдырырга карар иткән иде. Шул рәвешле 2015 елда зур градуслы хәмергә акциз бер литр спиртка 500 сум дәрәҗәсендә калачак (Салым кодексында планлаштырылган 600 сум урынына). 2015 елда аз градуслы алкогольле эчемлекләргә дә акцизлар яңадан каралмаячак. Салым кодексында 2015 елга билгеләнгән ставкаларны (бер литр спиртка 600 сум) 2016 елга, ә 2016 елдан (660 сум) – 2017 елга күчерү планлаштырыла.

Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары буенча комитеты рәисе урынбасары Виталий Шуба билгеләп үткәнчә, 2015 елга һәм пландагы 2016-2017 еллар чорына бюджетны карап тикшерү алдыннан алкогольле продукциягә акцизлар проблемасы буенча фикер алышу – бик кирәкле эш.

“Акцизлар ставкаларын үстерү бюджетка керемнәрне арттырмады. Шул ук вакытта легаль җитештерүнең кимү темпы алкогольле продукцияне куллануның кимү темпыннан ике-өч тапкырга зуррак”, – дип аңлатып үтте сенатор.  

Финанс министрлыгының Салым һәм таможня-тариф департаменты иярчен салымнар бүлеге начальнигы урынбасары Нина Нечипорук искәртеп узганча, 2012 һәм 2013 елларда зур градуслы хәмергә акцизлар ставкалары 30 һәм 33 процентка артты.

“Ставкаларны алга таба мондый темпта арттырырга ярамый инде – легаль булмаган алкогольне җитештерү һәм аның әйләнеше күләмнәре үсәргә мөмкин, шул исәптән Таможня берлеге илләреннән дә. Мәсәлән, Россиядә акцизлар Казахстанда гамәлдә булып килә торган акцизлардан асылда ике тапкырга, Белоруссиядәгегә караганда – 10 процентка зуррак”, – дип Нечипорукның сүзләрен китерә  Федерация Советының матбугат хезмәте. Нечипорук әйтүенчә, Таможня берлеге кысаларында акцизлар ставкаларын гармонияләштерү буенча сөйләшүләр дәвам иттерелә.

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Алкоголь базарын җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәте идарәсе начальнигы урынбасары Оксана Красильникова басым ясап әйткәнчә, Таможня берлеге әгъзалары булып торучы дәүләтләрдә алкогольле продукциягә ставкаларны бер-берсенә якынайту алкоголь базарында катнашучылар өчен тигез икътисадый шартлар  тудырачак, кайберәүләрнең бәя ягыннан көндәшлек өстенлеген юкка чыгарачак.

“Моннан тыш спиртлы даруларга акциз ставкасы билгеләнгәндә, РФ бюджет системасына елына өстәмә 30 миллиард сум керергә мөмкин”, – ди Красильникова.

Алкогольле продукция җитештерүчеләр берлеге идарәсе Рәисе Дмитрий Бобров, үз чиратында, легаль булмаган производствоның үсүе дәвам итүен билгеләп үтте. “Асылда алкогольне легаль булмаган төстә сатуның параллель системасы булдырылды. Мондый продукциянең уртача бәясе шешәсенә 80 сум чамасы тәшкил итә, рәсми бәядән күпкә ким бу”, – ди Добров.

Ул оешманың акцизларны киметү тәкъдиме белән тиешле ведомстволарга мөрәҗәгать итәсен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International