Әлмәт территориаль органының “Кайнар линия”се тыңлый

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

“Кайнар линия” телефоны аша гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләр еш кына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә торган административ тикшерүләргә нигез булып тора. Кагыйдә буларак, алкогольле продукцияне лицензиясез сату, төнлә сату яки балигъ булмаганнарга хәмер сату очраклары турында хәбәрләр алына. Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калынмый, күпчелек өлеше, чыннан да, раслана.

Мисалга, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче берәүдән кибеттә (адресы: Актүбә бистәсе, Губкин урамы, 40 йорт) тиешсез вакытта алкогольле продукциянең сатылуы турында шикаять керде. Әлмәт территориаль органы белгечләренең Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән мониторинг барышында югарыда телгә алып үтелгән кибеттә закон нигезендә рөхсәт ителмәгән вакытта алкогольле продукция: аракы сату факты билгеләнде. Полиция хезмәткәрләре “Виан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең вазыйфаи затына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеп, эш материалларын Азнакай шәһәре җәмәгать судына карап тикшерүгә тапшырды.   

Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер ханымның кибеттә (адресы: Лениногорск ш., Кошевой ур., 30 “а” й.) алкогольле продукциянең төнге сәгатьләрдә сатылуы турында шикаяте дә расланды. Әлмәт территориаль органы белгечләренең Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге  полиция хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә объектларына мониторинг үткәрүләре барышында, Лениногорскида яшәүче ханым тарафыннан күрсәтеп үтелгән кибеттә, чыннан да, тиешсез вакытта аракы сату факты  билгеләнде. Полиция хезмәткәрләре “Глобус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең вазыйфаи затына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеп, эш материалларын Азнакай шәһәре җәмәгать судына карап тикшерүгә тапшырды.

Шулай ук Әлмәт шәһәрендә яшәүче бер ханым да “Альфа” кибетендә (адресы: Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы 18 нче торак йорт ишегалдында) төнлә хәмер сатылуы турында хәбәр итте. Әлмәт территориаль органы белгечләре биредә сату вакытын чикләүне санга сукмыйча аракы сату очрагын ачыклады. “Графин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры А.Х.Каблуковага һәм “Графин” ҖЧҖнең үзенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, материаллар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә тапшырылды. 

Лениногорскида яшәүче бер ир-ат “Кайнар линия”гә барда (адресы: Лениногорск ш., Комбайн ур., 19/3 й.)  лицензиясез генә алкогольле продукцияне сату турында җиткерде. Чыннан да, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре белән берлектә югарыда телгә алып үтелгән барда лицензиядән, товарны озату документларыннан башка гына хәмер продукциясе сату фактын билгеләде. Хосусый эшмәкәр И.А.Батрашкинага карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, материал   ТР Арбитраж судына карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International