Татарстанда эшмәкәрләр төннәрен хәмер саткан өчен 0,5 миллион сум чамасы түләгән

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Россиядә моннан бер ел ярым элегрәк 22:00 сәгатьтән соң теге яки бу хәмер продукциясен сатуга тыю кертелгән иде. “События” журналистлары, законны әйләнеп узу өчен, эшмәкәрләрнең нинди хәйләләргә баруын ачыкларга тырышкан.

Ел башыннан бирле Татарстанда хәмерне законсыз сатучылар 491 тапкыр тикшерүчеләр “кармагына” эләккән. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләп үтелгәнчә, 259 эш буенча җәза бирү турында карар чыгарылган. Шул “кыек” эшләр өчен штрафларның гомуми күләме 414 мең 300 сум тәшкил иткән. Тик зур-зур штрафлар да сатучыларның законсыз төстә акча эшләүләренә киртә куя алмый икән.

- Әле күптән түгел генә ачылган “Мечта” азык-төлек кибетендә (тәүлек әйләнәсендә эшли) тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәмер белән сату итәләр. Кибетләрен барга әйләндергән булып та маташмыйлар хәтта. Яшьләр көтүе белән шунда йөри, - дип, Сәйфуллин урамындагы кибет турында исемен күрсәтмичә генә язган берәү Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының “Халык контроле” бүлегенә. Әйтергә кирәк, Казанда яшәүчеләрнең моның ише зар-интизарлары бер-ике генә түгел, ә дистәләрчә. Бу очракларның күпчелеге карап тикшерелгән, җаваплар алынган.

Шикле объектларны Дәүләт алкоголь инспекциясе тикшерүен искәртеп үтәргә кирәк. Бу җәһәттән ведомствоның контрольлек-инспекция бүлеге җитәкчесе белән әңгәмә булган.

-  Мәгълүматларны без Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының “Халык контроле”ннән генә түгел, “Кайнар линия” (843) 278-92-79 – редакция искәрмәсе) аша да алып торабыз. Алгач, сату урыннарын күзәтә башлыйбыз, - дигән бүлек  начальнигы Татьяна Хәбибуллина. - Тик без бары үз вәкаләтләребез чикләрендә генә эшлибез, бернинди дә “контроль сатып алулар” үткәрмибез. Бүлегебез хезмәткәрләре кибетне күзәтеп тора. Хәмернең ничек сатылуын күрсәләр, сатып алучы янына киләләр дә хәмер сатып алганлыгын раслауны сорыйлар. Сатып алуга бернинди дә җаваплылык каралмаганлыктан, күпләр карышып тормый. Ягъни без административ бозу очраклары буенча гына эшлибез.

Төннәрен сатыла торган алкогольле продукциянең 75 проценты диярлек – сыра. Белгечләрнең бу җәһәттән аңлатмасы бик гади: теләсә кайсы башка  хәмер сату очрагында кибет хуҗасына лицензиясен югалту яный. Ә лицензия алу әчен  ел саен 40 ар  мең түләргә кирәк. Өстәвенә берьюлы берничә ноктага рәсмиләштерелә ул. Әйтик, эшмәкәрнең ун сәүдә ноктасы бар икән – унысына да.  Ә инде шуларның берсе генә законны бозып “кармакка” эләксә,  барысы да лицензияләреннән мәхрүм кала.

- Мондый кибетләрне  “тоту” асылда мөмкин эш түгел,  - дип борчылуын белдергән Татьяна Хәбибуллина. - Ник дигәндә, “үзләренең” сатып алучыларына, ягъни таныш-белешләренә генә саталар. Сатып алучылары да, үз чиратында, бик хәйләкәр: сатучыдан, “миңа аракы яки сыра бир”, дип түгел, “миңа пакет бир”, дип кенә сорыйлар.

 Тагын бер хәйлә  - пүчтәк кенә бер әйбер сатып, шуңа “бүләк”, ягъни хәмер өстәп бирү.

- Чынында без тәмәке көйрәткечләр белән генә сату итәбез, ә хәмер эчемлекләре бүләк кебек кенә “бара”. Сатып алучы эчемлектән баш тартып, аны, әйтик, бер тартма шоколад кәнфиткә алыштыра ала, дип күзен дә йоммыйча, тавышына тамчы да дулкынлану билгесе чыгармыйча сөйләгән шундый сайтлар арасыннан берсенең администраторы (әлбәттә, исемен күрсәтергә кушмады).

Сүз уңаеннан, эшмәкәрләрнең законны көндәшләреннән котылу максатында да куллануларын әйтеп үтәргә кирәк. Бер кибет хуҗасы икенче бер кибетнекенә хәмерне тиешсез вакытта сатуы турында аноним шикаять сырларга мөмкин.  Нәтиҗәдә тегесенең эш кайгысы бетә: чөнки тикшерүләрдән изаланырга, үзенең гаепсезлеген расларга мәҗбүр була.

Дәүләт алкоголь инспекциясе быел гына да 2214 сәүдә ноктасына мониторинг уздырган. Аларда законны санга сукмауның 234 очрагы ачыкланган.

 

Хәмерне сатарга ярамый:

- мәктәпләрдә,  балалар бакчалары, поликлиника һәм хастаханә, музей, театр, цирк һәм башка мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук стадионнарда һәм спорт ярышларын үткәрү урыннарында;

- җәмәгать транспортының барлык төрләрендә: вокзаллар, поезд һәм электричкаларда, аэропорт, маршрут таксие, автобус, троллейбусларда, трамвай һәм метрода;

- гражданнаның күпләп җыелу урыннары аерым категориягә керә, болар, тәгаенләп әйткәндә: концертлар, күңел ачулар, бәйрәмнәр, демонстрацияләр һ.б;

- күпләп һәм ваклап сату базарларында!;

- хәрби объектларда;

- стационар булмаган сәүдә объектларында  - палаткалар, лареклар һәм законсыз төзелгән корылмадарда.

Законны бозучыларга штраф каралган: оешма өчен 50-100 мең сум һәм аның җитәкчесе өчен аерым  -5-10 мең сум.

Шул ук вакытта

“Россия почтасы” хәмер сатып акча эшли башлаган. “Россия почтасы”ның Калининградтагы бүлеге (нәкъ менә шул аракы сатуга керешкән) мондый яңалыкны бик гади генә итеп аңлатмакчы. Янәсе, почта – коммерция оешмасы, бюджеттан акча бирелмәгәнлектән, үзенә “ашарга” табарга туры килә. Шулай итеп, аракы сатуга хәйлә уйлап тапканнар. Әйтергә кирәк,  законны бозмый алар. Моңа төбәк хакимиятеннән рөхсәт алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International