Ведомствоара комиссия утырышы

2014 елның 4 июле, җомга

Июль башында Мамадыш районында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Ведомствоара комиссия утырышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, шулай ук Мамадыш районының хокук саклау һәм контрольлек органнары вәкилләре катнашты.

Утырышта районның хәмер базары торышы, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше очракларын ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү эше буенча фикер алышу булды.

Ведомствоара комиссия утырышы йомгаклары нигезендә түбәндәге карарлар кабул ителде:

– авыл җирлекләре башлыкларына: сыра продукциясен ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектлары турында аныкланган мәгълүмат тапшыру, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату турында кварталлык декларацияләрне тапшыруга контрольлек итү;

– ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә: җәйге чорда саклау вакыты чыккан азык-төлек товарларын сатуга юл куймауга юнәлдерелгән уртак чаралар уздыру;

– барлык контрольлек органнарына: Мамадыш районы башкарма комитеты хезмәткәрләрен җәлеп итү нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча уртак чаралар үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International