Дөрес хәбәр булып чыкты

2014 елның 4 июле, җомга

Әлки районында яшәүче бер ханым Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линиясе”нә Иске Матак авылындагы кайбер кибетләрдә хәмер продукциясенең тәүлек әйләнәсендә сатылуы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, бу хәбәрнең дәреслеген тикшерү һәм закон бозуларга юл куймау максатыннан чыгып, 2014 елның 3 июлендә  күрсәтелгән сәүдә объектларына юл тотты.

Законны санга сукмау фактлары, чыннан да, расланды. Контрольлек чаралары барышында “У озера” кибетендә (“Әлки” ПО)  алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәве ачыкланды. Әлегә тикшерү материалы  - административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International