ТР полиция хезмәткәрләре 2014 елның беренче яртыеллыгында балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуның 468 очрагын, Казанда – 156 шундый очракны булдырмый калган. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе балигъ булмаганнар эшләре подразделениеләре эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Илсөя Насыйбуллина балигъ булмаганнарга сыра, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сату проблемаларына багышланган матбугат конференциясе барышында әнә шундый саннар китереп үтте.
“Минемчә, үсмерләргә хәмер сатуның төп сәбәбе - битарафлык. Күпләр, мин сатмасам, башкасы сатачак, дип җиңелчә генә уйлаудан ерак китми”, - дип билгеләп үтте ул.
Аның әйтүенчә, Чаллыда әнә шундый битараф сатучыларга карата - 77, Түбән Камада – 70, Әлмәттә – 36, Алабугада – 30, Зеленодолда – 20 беркетмә төзелгән.
Моннан тыш Илсөя ханым әйтүенчә, агымдагы елда балигъ булмаганнар тарафыннан исерек килеш 72 җинаять кылынган. Чагыштыру өчен: узган елда 55 шундый җинаять очрагы теркәлгән булган.
Исегезгә төшерәбез: алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу гражданнарга 30-50 мең сум, вазыйфаи затларга - 100-200 мең сум, юридик затларга – 300-500 мең сум күләмендә штраф салуга китерә.
2013 елда гына да балигъ булмаган 400 ләп үсмер хәмер кулланучылар буларак теркәлгән, узган елның шушы ук чорындагыга караганда 18 процентка күбрәк бу.
“Кызганычка, без “контроль сатып алу” рейдлары уздыра алмыйбыз. Балигъ булмаганнардан хәмер сатып алуларын сорау хокукы юк бездә. Шуңа күрә туп-туры урамнарда, ничек туры килсә – шулай, хәмер сату очракларын ачыкларга мәҗбүрбез”, - дип, Насыйбуллина “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенең мондый хәлләрдә эшнең ничек алып барылуы турында соравына җавап бирде.
Конференция барышында узган атнада Икътисад министрлыгында организмга көч-дәрт өсти торган матдәләргә ия булган коктейльләр рәвешендәге аз хәмерле продукцияне ТР территориясендә сатуга нокта куярга тиешле яңа закон буенча тыңлаулар уздырылганлыгы да мәгълүм булды.
“Моны яклаучылар бар, каршы килүчеләр дә юк түгел. Әмма шәхсән мин үзем мондый законны кабул итәргә кирәк, дип исәплим”, - дип өстәде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина.