Менделеевскида Координация советы утырышы булып узды

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

2014 елның 4 июлендә Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы Игорь Анатольевич Привалов рәислегендә Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы үткәрелде.

Координация советы эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, “Алкоторг” ҖЧҖ вәкилләре, районда алкогольле продукция сату белән шөгыльләнә торган хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре катнашты.

Икътисад, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге начальнигы Л.Ю.Мөхәммәтшина Менделеев районында алкогольле продукцияне сатуның йомгаклары турында сөйләп үтте. ТР буенча ЭЭМ ЭБиПК төркеменең өлкән оперуполномоченные С.А.Исаков исә беренче яртыеллыкта алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү максатында үткәрелгән контрольлек чараларына тукталды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Э.Р. Досманова киңәшмәдә катнашучыларга территориаль орган эшчәнлегенең төп юнәлешләре, Менделеев районы территориясендә хәмер базары өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр, алкогольле продукция әйләнеше турында декларацияләр тапшыру хакында сөйләде.

“Районда суррогат хәмер һәм спиртлы продукция сатылуга юл куймас өчен бик нык тырышырга кирәк”,-  ди басым ясап әйтте И.А.Привалов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International