Алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен исәпкә кую журналы формасы расланды

2014 елның 11 июле, җомга

Оешма тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясендә күрсәтелгән һәр аерым подразделениесе буенча  (шул исәптән оешманың аерым подразделениеләре арасында продукция күчергәндә), сыра һәм аның нигезендәге эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар яки хосусый эшмәкәрләр, шулай ук әзер продукция күләмендә этил спирты микъдары 25 проценттан күбрәк булган азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне ваклап сатучы (һәр сәүдә объектында)  оешмалар  тарафыннан журналны тутыру процедурасы билгеләнде.

Продукцияне ваклап сату күләме күрсәткечләре электрон яки кәгазь журналда теркәлә.

Журнал хуҗалык операцияләрен хәл итүгә карап тутырыла. Һәр операция аерым язып куела.

Журналның һәрбер графасында күрсәткечләр, Продукция төрләре классификаторы нигезендә, продукция төрләре буенча чагылдырыла (“Росалкогольрегулирование”нең 23.08.2012 ел, №231 боерыгы).

Боерык рәсми бастырып чыгарылганнан соң 4 ай узгач үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International