Бүген Буа районында ике социаль объект ачылды. Аларны ачу тантаналарында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Социаль объектның беренчесе – Әлшәй авылында полиция оперуполномоченныйлары өчен төзелгән административ-торак комплекс.
Кошки-Шемякино авылында да тантана булды. Биредә Күп функцияле үзәк ачылды. Гомуми мәйданы 492,8 кв.м тәшкил иткән иркен бер комплекста фельдшер-акушерлык пункты, 60 урынлы клуб, 15 урынлы балалар бакчасы, 15 урынлы башлангыч мәктәп эшләячәк. Объектның сметада күздә тотылган бәясе – 21,5 миллион сум. Буа районында чуашлар күп, биредә яшәүче 44,5 мең кешенең 20 проценты чамасын әнә шушы милләт вәкилләре тәшкил итә. Кошки-Шемякино авылындагы яңа мәктәптә чуаш телендә белем биреләчәк. Ана телләреннән тыш, укучылар рус һәм татар телләрен дә өйрәнәчәк. Күп функцияле үзәкне ачу тантанасында чуаш халык җырлары яңгырады. Тантаналы линейкада быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә җыенучы сабыйлар самими шигырьләре аша яңа мәктәп өчен рәхмәтләрен җиткерде.