16 июль көнне 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында чистартылган су һәм соклар буенча кулланучылар дегустациясе утырышы үткәрелә.
Барлыгы 25 су үрнәге һәм 30 атамадагы соклар сатып алынды.
Сатып алынган продукциянең барысы да, куела торган таләпләр нигезендә кирәкле тикшерүләр, шул исәптән физик-химик һәм микробиологик тикшерүләр уздыру өчен, “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең сынау лабораториясенә җибәрелде. Кулланучылар дегустациясе барышында лаборатория тикшерүләренең нәтиҗәләре, шулай ук чистартылган су һәм сокларны ничек дөрес итеп сайлап алырга кирәклеге турында мәгълүм булачак.