Халык белән очрашу

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елның 10 июлендә Чаллы шәһәрендә “Рен ТВ” телекомпаниясе вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г.Т.Вафина 40/13 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда шәһәр халкы тәкъдиме белән “ике төрле максаттагы” продукцияне сату мәсьәләсе: мондый продукцияне сатуның ни дәрәҗәдә законлы булуы, товар-озату документлары, контрольлек һәм хокук саклау органнарының әлеге продукцияне тартып алу буенча вәкаләтләре каралды. Гөлшат Вафина шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләрне карап тикшерү тәртибен, контрольлек чараларын үткәрү (шул исәптән телекомпания вәкилләре катнашында төнге сәгатьләрдә) схемасын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International