Су кулланучылар арасында сорашып белешү нәтиҗәләре

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Чаллы шәһәрендә су кулланучылар арасында  анкета рәвешендә сорашып белешү уздырылды. Чарада 450 кеше катнашты.

Сорашып белешү нәтиҗәләре буенча респондентлар арасында 90% ының минераль һәм эчәргә яраклы су сатып алуы ачыкланды. “Ни сәбәптән минераль/эчәргә яраклы су сатып аласыз?” - дигән сорауга  сорашып белешүдә катнашучыларның 45 проценты “кран суын эчәргә шикләнәм”, дип, 25 проценты, “аны-моны уйлап тормыйча гына, сусауны басар өчен”, дип җавап бирде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: респондентларның 60 проценты эчәр суны еш сатып ала, шул исәптән 35 проценты суны өйләренә китертә, 45 проценты гипермаркетлардан сатып ала икән.

“Минераль/эчәргә яраклы су сайлаганда сезнең өчен иң мөһиме нәрсә?” - дигән сорауга 55 проценты –  уңайлы  савытта булуы, 25 проценты – тәме, сыйфаты, 20 проценты – бәясе, дип җавап бирде.

“Кайсына: Россиядә, Татарстан яки чит илдә җитештерелгәненә өстенлек бирәсезме?”  - дигән сорауга җавап йөзеннән, 40 проценты  - Татарстан, 35 проценты – Россиядә җитештерелгәнен хуп күрүләрен, 10 проценты моңа игътибар итмәүләрен җиткерде.

Анкета  үткәрү барышында респондентлар: пластик шешәләрне тапшыру мөмкинлеге тудырырга,  төрле зурлыктагы савытлар ассортиментын киңәйтергә, кулланучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары аша продуктның үзенчәлекләре турында  даими җиткереп барырга, продукт белән кызыксынуны көчәйтү өчен реклама акцияләре, очсызрак бәядән сату һәм бәйгеләр оештырырга кирәк, дигән теләкләрен  белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International