“Росалкогольрегулирование” алкогольле продукцияне легаль булмаган төстә җитештерү һәм әйләнештә йөртүгә каршы көрәш белән шөгыльләнердәй хөкүмәт комиссиясе оештыру турында тәкъдим кертте.
Ведомствода күздә тотылганча, бу комиссия, легаль булмаган хәмер җитештерү һәм сатуны кисәтү максатыннан, төрле дәрәҗәләрдәге хакимиятләр гамәлләрен җайга салу белән шөгыльләнергә, шулай ук законга тиешле үзгәрешләр тәкъдим итәргә тиеш.
“Росалкогольрегулирование” хөкүмәт игътибарын, акциз ставкаларының югары дәрәҗәдә булуы һәм легаль җитештерүнең кимүе аркасында, “күләгәдәге” алкоголь базарының активлашуына юнәлдерергә карар иткән.
Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, бу хәл Казахстаннан контрабанда юлы белән кертелә торган аракыдан, шулай ук Россия Федерациясендә легаль булмаган төстә җитештерелә торган хәмердән агулану очраклары артуга китергән.
ЦИФФРА тармак аналитик агентлыгы директоры Вадим Дробиз бәяләмәсенә караганда, 2013 елда Россия Федерациясендә кимендә 20 миллион шешә Казахстан аракысы сатылган.
2014 елда Россиядә зур градуслы хәмер куллануның “күләгәдәге” секторы 1 миллиард литр чамасы тәшкил итәчәк. Башка хәмер продукциясе секторында фальсификат өлеше 30 % күләмендә бәяләнә.
РФдә 2014 елның I кварталында хәмерне легаль җитештерү 2013 елның I кварталындагы белән чагыштырганда 11 процентка кимегән, дип хәбәр ителә “Росалкогольрегулирование” материалларында.
Шул ук вакытта, кимүнең сәбәбе акциз ставкаларының нык артуына бәйле, дип искәртелә. 2012 елның 1 июленнән 2014 елның 1 гыйнварына кадәр сусыз этил спиртының 1литрына ставка 254 дән 500 сумга җитте, дип билгеләп үтелә, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.