Киңәшмә барышында хәмер базарының торышына, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең сыйфатын, легальлеген контрольлектә тотуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. 2014 елның 1нче яртыеллыгында тулаем республика буенча җан башына 7,1 литр күләмендә (2013 елның 1 нче яртыеллыгында – 7,8 л., 2012 елның 1 нче яртыеллыгында – 9,2 л) алкогольле продукция сатылган.
Гомумән республика буенча сатылган барлык аракының гомуми күләмендә читтән кертелә торган аракы өлеше күрсәткечен билгеләнгән чик күләмнән кимрәк дәрәҗәдә саклап калуга ирешелгән (2014 елның мае һәм июнендә – 12 %).
2014 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан, алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлешенә контрольлекне хәл итү максатыннан чыгып, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә сәүдә объектларын күзәтү, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән уртак рейдлар үткәрү, гражданнардан “Кайнар линия”гә алынган барлык мәгълүматны тикшерү дәвам иттерелә.
Агымдагы елның узган чорында ике мең ярымнан артыграк сәүдә объектына мониторинг уздырылды, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмауның 271 очрагы (узган елның шушы ук чорында – 391 очрак) ачыкланды.
Быел Казахстан Республикасыннан кертелә торган алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше очракларын ачыклау һәм мондый хәлләргә киртә кую эше дәвам иттерелә.
Хисап чорында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә административ тикшеренүләр кысаларында 46 мең литрдан артыграк алкогольле продукцияне (шул исәптән Казахстанда җитештерелгән 35 мең литрдан күбрәк хәмер) хуҗаларыннан тартып алды.
“Росалкогольрегулирование” боерыгы нигезендә, 1 августтан бер шешә аракының минималь бәясе 220 сум булырга тиеш.