Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә Чуашстан Республикасыннан делегация килде

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Хәмер базарындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Чуашстан Республикасы икътисадый үсеш, сәнәгать һәм сәүдә министры В.А.Аврелькин җитәкчелегендә делегация килде.

Очрашу барышында контрольлек органнары (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе) белән берлектә эшләү тәртибе, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне күбрәк сатуны тәэмин итү, алкогольле продукциянең сыйфатын мәҗбүри һәм ирекле төстә тикшерү системасын булдыру, Татарстаннан читтә җитештерелә торган алкогольле продукцияне республикага кертүне чикләү буенча федераль сәүдә челтәрләре белән берлектә эшләү тәртибе, лабораториянең җиһазланышы, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшү принциплары һәм механизмнары, башка кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Чара эшлекле режимда үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International