2014 елның 2 кварталы өчен федераль форматта Декларацияләр кабул итү турында

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2014 елның 2 кварталы өчен федераль форматтагы декларацияләр кабул итүнең төгәлләнеп килүе турында кабат искә төшерә. Декларацияләр 2014 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Декларацияләр кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтындагы Декларацияләү” бүлегенә урнаштырылачак.

Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки) куллануны, җитештерү егәрлекләрен куллануны декларацияләүдә дөрес булмаган мәгълүмат тапшырган һәм (яки) мәгълүмат тапшыру тәрибен һәм срокларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясында җаваплылык каралган:  вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салу күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International