2014 елның 16 июлендә Бөгелмәдә Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Чарага алкогольле продукцияне, сыра һәм сыра эчемлекләрен, җирле җитештерүчеләрнең азык-төлек товарларын ваклап сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр һәм юридик затлар чакырылды.
Утырышны башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары М.Р.Булгаков үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. территориаль бүлеге начальнигы М.Х.Рәхимов, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү (ИАЗ) бүлекчәсе инспекторы полиция капитаны Л.Р.Салихҗанов катнашты.
Утырышта агымдагы елның 1 нче яртыеллыгында алкогольле продукция һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләсе, контрольлек органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре, алкогольле продукция әйләнешенә кагылышлы гамәлдәге закондагы үзгәрешләр буенча сөйләшү булды. Алкогольле продукцияне, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату, шул исәптән закон нигезендә чикләнгән вакытта һәм балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату өлкәсендә ачыкланган закон бозу очраклары игътибар үзәгенә алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне кертүгә киртә кую проблемасына тукталды. Ул бу җәһәттән аерым гражданнарның фамилияләрен атап үтте, ачыкланган фактлар буенча тартып алынган хәмер күләмен утырышта катнашучылар игътибарына җиткерде.
“Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. территориаль бүлеге начальнигы М.Х.Рәхимов Бөгелмә муниципаль районында хәмердән агулану очракларының (шул исәптән балигъ булмаганнарның) артуы, кайвакыт моның хәтта үлем-китемнәр белән төгәлләнүе турында сөйләп, 2014 елның 1 нче яртыеллыгы өчен тәфсилле хисап тотты.
Чарада Бөгелмә муниципаль районында сыйфатсыз азык-төлек сатуга бәйле закон бозулар да каралды.