Саклау срогы чыккан азык-төлек сату – сәүдәбезнең төп “баш авырту”ларыннан берсе. Барыннан да элек беренче чиратта кирәкле ризыклар: икмәк-күмәч әйберләре, сөт һәм әчегән сөт ризыклары, кондитер әйберләре саклау вакыты чыкса да, әле һаман кибет киштәсендә искереп ятуларын дәвам итә. Әмма хәтта ки тиешле лицензиягә ия булган кайбер кибет киштәләрендә дә саклау срогы чыгу сәбәпле инде күптән сатудан алынырга тиешле алкогольле продукциягә кадәр очратырга була.
Әйтик, Нурлат шәһәрендә яшәүче берәү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар линиясе”нә кибеттә (адресы: Нурлат шәһәре, Циолковский ур.) яраклылык срогы чыккан шәраб сатылуы турында хәбәр итте. Сатучы сатып алучының мондый продукцияне сатудан алырга кирәклеге турында зарына дә колак салмаган. Шуңа күрә тиз генә арада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләренә бу хәлне ачыкларга туры килде. Планнан тыш тикшерү барышында кулланучы ирештергән мәгълүмат расланды: “Рябинушка” кибетендә саклау срогы чыккан 4 тартма “Изумрудная лоза” шәрабының (барлыгы 520 сумлык) сатудан алынмаган булуы ачыкланды.
Тикшерү материаллары, гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту өчен, тиешле ведомстволарга җибәрелде.