Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының Кукмара районы белгече “Юмарт сәүдә комплексы” ҖЧҖ администрациясе бинасында даими рәвештә эшләп килүче (һәр сишәмбе саен 9.00 дән 11.45 сәгатькәчә) консультация өстәле оештырды. Шулай итеп, хәзер биредә сатып алучылар, эшмәкәрләр, сәүдә комплексы территориясендә эшләүче сатучылар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы шәхси зат өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырыла.
Барлык кулланучыларга үзләре өчен файдалы мәгълүматлардан тупланган басма продукция (мәгълүмати буклетлар) бушлай тәкъдим ителә. Даими рәвештә эшләп килүче консультация пункты сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган низаглы мәсьәләләрне урында ук тиз генә хәл итү мөмкинлеге бирә.