2014 елның 21 июлендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы вәкиле катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- авыл җирлегендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә киртә кую;
- авыл җирлегендә алкогольле продукция сатучы сәүдә объектлары санын киметүгә юл куймау;
Киңәшмә барышында кайбер торак пунктларда хәмерне лицензиясез сату, сыра һәм сыра эчемлекләрен стационар булмаган сәүдә объектларында сату очракларының булгалап торуы турында житкерелде, килеп туган хәлләрдән чыгу юллары күрсәтелде.
Шул ук көнне Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында да Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов катнашында шундый ук киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе М.И.Михеева катнашты. Киңәшмәдә легаль булмаган хәмер продукциясен, “ике төрле” максаттагы спиртлы продукция сату мәсьәләләре буенча фикер алышу булды; авыл җирлекләре башлыкларына 2014 елның беренче яртыеллыгында Әлмәт районы авыл җирлекләре буенча җан башыннан чыгып исәпләгәндә алкогольле продукциянең күпме сатылганлыгы турында хәбәр ителде.