22 июньдә “Кояшлы” лагерендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган мәгариф-күңел ачу уены уздырылды. Чарада ТР Президенты Аппаратының корррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча баш киңәшчесе Иван Гущин катнашты.
Бу көнне “Кояшлы” лагере иртәдән үк “кайный” башлады. Төрле яшьтәге балалардан тупланган тугыз команда хәлләреннән килгәнчә тырышты: плакатлар ясады, коррупциягә каршы “тере сыннар” эшләде, РФ законнарын ни дәрәҗәдә белүдә көч сынашты. Бу лагерьдә ял иткән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең балалары да чараларда бик теләп катнашты.
Уенның максаты – балаларга бүгенге дөньяда коррупция дигән әйбернең җәмгыятьтә иң куркыныч проблемалардан берсе булып торуын аңлату. Уен балалар өчен уйлап табылган гади генә 10 биремнән гыйбарәт иде. Болар – коррупия тарихы буенча сораулар, коррупциягә каршы тематикага плакатлар конкурсы, шигырьләр иҗат итү, балалар һәм яшьләр җәмгыятенә бик зур зыян салган коррупция проблемасы, аңа каршы көрәшү мөмкинлекләре буенча уеннар.
Уеннар, плакат, рәсемнәр аша коррупциянең нәрсә икәнлеген аңлату бала аңында бу начарлыкка каршы көрәшергә кирәклеген сеңдерү мөмкинлеге бирә, алга таба үзенең тормышында коррупция чылбырындагы бер буынга әйләнүен булдырмый калуга ярдәм итә, ди белгечләр.