2014 елның 30 июлендә Лаеш муниципаль районының балалар сәнгать мәктәбе бинасында (Лаеш ш., Лебедева ур., 32 й.) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов, Лаеш муниципаль районы хакимияте вәкилләре, территориаль контрольлек һәм хокук саклау органнары вәкилләре, “Алкоторг” ҖЧҖ, “Пивоварня Москва-Эфес”ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалы вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшмәкәрләр һәм җитештерүчеләр белән күчмә киңәшмә уздырылачак. Киңәшмә “Лаеш муниципаль районының куллану базары торышы һәм аны үстерү проблемалары” дигән темага багышлап үткәрелә.
Моннан тыш шул ук көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, кулланучылар хокукларын яклау, социаль әһәмиятле азык-төлек сату мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Кабул ителүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: ?84378) 2-58-92, (843) 277-94-96, 278-91-93.