Әлмәт – контрафакт хәмергә каршы көрәштә лидер

2014 елның 25 июле, җомга

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды. Җитәкче Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән районда эшләрнең торышы буенча фикер алышты.

“Яшел елан” – бик тә җитди афәт. Бигрәк тә легаль булмаган спиртлы продукция җитештерүгә кагыла бу, дип үзенең борчылуын белдерде Мәҗит Салихов. – Халык, аеруча авыл җирендә яшәүчеләр, шуннан агулана, авыруга сабыша. Мондый очракларга юл куймас өчен мөмкин булган уртак чаралар күрергә кирәк”.

Игорь Марченко, үз чиратында, җирле хакимият органнарының контрафакт хәмергә каршы көрәштәге нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. “Комплекслы административ ресурс кына чынбарлыктагы хәлләрне үзгәртүгә ярдәм итә алачак. Сүз уңаеннан, биредә “кармакка” эләккән кайбер “эшлекле” бәндәләрнең районнан китүләрен әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, сезнең районда мондый фактларга киртә кую буенча гаять зур эшләр башкарылган”.

Марченко Әлмәттә “Татарстан Республикасында хәмер һәм куллану базарының торышы” дигән темага республика киңәшмәсе дә уздырды. Баксаң, районда кулланыла торган   хәмер күләме кимүнең сәбәбе әлләни куанырлык түгел икән. Экспертлар фикеренчә, хәмер әйләнешенең кимү сәбәбе  – аны контрафакт хәмергә алыштыру. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әлмәт районы мобиль төркеменең эшен югары бәяләп, аның нәтиҗәсе күзгә күренерлек булуын искәртте. Әлмәт территориаль органы мәгълүматларына караганда, 2004 елдан бирле Әлмәт районы буенча 4265,4 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынып, конфискацияләнеп, дәүләт милкенә әйләндерелгән. Шул исәптән судлар тарафыннан 8083,78 литр хәмер конфискацияләнгән. 1 июльгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 1679,62 литр күләмендә хәмер продукциясен юкка чыгарган.  Озакламый Россиядә законсыз спиртлы продукцияне ачыклау максатыннан махсус эксперт комиссиясе эшли башлаячагын да билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International