Җәйге чорда хәмер продукциясен төнлә сату алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның иң киң таралган очрагы булып тора. Аеруча сыра сатуга кагыла бу.
Законны санга сукмаучы сәүдә объектлары турында мәгълүматлар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линиясе”нә, Татарстан Республикасы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан алынып тора.
2014 елның 23–25 июлендә Чаллы шәһәрендә Чаллы территориаль органы белгечләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сату очракларын ачыклау буенча рейдлар уздырды. Рейдлар нәтиҗәләре болайрак: 8 сәгать 25 минутта “Тамчы” кибетендә “Балтика №3” сырасын сату очрагы ачыкланды. Территориаль орган белгечләре алкогольле продукция сату очрагын рәсмиләштерү өчен кибеткә кергәч, сатучы, үз гамәлләреннән һәм аңлатма бирүдән баш тартып, ярдәмче бүлмәгә качты. Шул сәбәпле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләрен чакыртырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, закон бозучыга карата эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ беркетмә тутырылды.
Моннан тыш хосусый эшмәкәр А.А.Минһаҗевның “Разливные напитки” павильонында һәм хосусый эшмәкәр Ю.А.Гусейновның “Рэтро” павильонында төнге сәгатьләрдә сыра сату очраклары билгеләнде.
Әлеге хуҗалык итүче субъектлар закон бозган өчен штраф рәвешендө административ җаваплылыкка тартылачак, шулай ук аларның эшчәнлекләре аерым контрольлеккә алыначак.