Бер литр аракы бәясе - 440 сумнан ким түгел

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Беренче августтан ваклап сату кибетләрендә аракының минималь рәсми бәясе арта. Аракының ярты литры 21 сумга кыйммәтләнә. Ягъни ярты литрлы бер шешә аракы бәясе 220 сумга җитә, дигән сүз.

Хәер, бу инде беренче гыйнвардан ук шулай булырга тиеш иде. Тик дәүләт хәмер бәясен этаплап күтәрергә карар итте. 11 мартка кадәр аракының минималь рәсми бәясе 170 сум торса, 11 марттан ярты литрлы шешәдәге аракыны 199 сумнан кимрәк бәядән сатарга ярамый башлады. Менә хәзер минималь бәяне 220 сумга кадәр күтәрергә вакыт җитте. Бу, әлбәттә инде, аракы чылбыры буенча барлык бәяләрнең дә артуына китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International