Россия халкы хәмерне азрак эчә башлаган

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясендә яшәүчеләр быелның беренче яртыеллыгында барлыгы 59,7 миллион декалитр (дал) күләмендә хәмер эчемлекләре сатып алган.Узган елдагыга караганда 3,1 % ка кимрәк бу. “Росстат” мәгълүматларына (чәршәмбе көнне игълан ителгән) караганда, 2013 елның беренче яртыеллыгында әлеге күрсәткеч 2,4 %  кына тәшкил иткән булган.

Шул ук вакытта Россиядә сыра куллану күләменең үсү темпы аракы куллануның кимү темпыннан зуррак. Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, быелның беренче яртыеллыгында гыйнвар-июнь айларында халыкка сатылган барлык хәмер эчемлекләре күләмендә (абсолют алкоголь) аракы һәм ликер-аракы өлеше 42 % (биш айлык йомгак буенча 42,7%) тәшкил иткән (узган елның шушы ук чорында – 42,9 % (43,7%). Алты ай эчендә бу продукция 64,3 миллион дал күләмендә сатылган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5,2 % ка кимрәк бу.

Шул ук вакытта сатып алынган алкоголь күләмендә сыра өлеше эчелгән аракы өлеше кимүгә караганда тизрәк үскән. Монысы 40,7 % тәшкил иткән (узган елның шушы ук чорында – 38,4 %). Сыра сату 2,9 % ка артып, 492,3 миллион дал күләменә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International