Лаеш шәһәренә эшлекле сәфәр

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов Лаеш шәһәренә эшлекле сәфәр кылды.

Киңәшмәдә Лаеш районы хакимияте башлыгы М.П.Афанасьев, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлеге, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашуга хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре, шулай ук районда сәүдә, хезмәтләр күрсәтү өлкәсенең, алкогольле продукцияне легаль төстә сатуның нәтиҗәле төстә үсүе белән кызыксынган “Алкоторг” ҖЧҖ, “Болгар сырасы” ААҖ, “Пивоварня-Москва-Эфес” ЯАҖ вәкилләре килде.

Р.А.Арсланов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп вазыйфаларын санап үткәннән соң, эшчәнлеге турында кыскача гына сөйләп үтте, оешмабыз хәл итә алган мәсьәләләрне күтәрде.

Киңәшмәдә тулаем республика һәм, аерым алганда, Лаеш районында куллану базарын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Җирле һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сату проблемалары һәм өстенлекләре, социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары ассортиментын һәм бәяләре тотрыклылыгын тәэмин итү зарурилыгы турында сөйләнелде. Алкогольле  продукцияне ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Чарада катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча актив төстә фикер алышты, үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Киңәшмәдән соң Рөстәм Әсхәт улы гражданнарны кабул итте. Чарада кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсе буенча сораулар бирелде.

Лаеш районындагы күчмә чара район җитәкчелегенең, дәүләт структуралары, хуҗалык итүче субъектлар һәм район халкының  товарлар, хезмәтләр күрсәтү буенча  куллану базарын үстерү, алкогольле продукциянең цивилизацияле, легаль әйләнеше белән кызыксынуларын тагын бер тапкыр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International