Июль азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Яңа Чишмә муниципаль районының Чуаш Чебоксаркасы авылында хосусый эшмәкәрнең балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан “Ива” кибетендә лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатуы турында мәгълүмат алынды.
Контрольлек чаралары барышында территориаль орган белгечләре кибетнең сәүдә залында “Казанская престижная” аракысына тап булды. Хосусый эшмәкәрдә әлеге продукциягә товар озату документларының да, хәмер продукциясен ваклап сатуга лицензиянең дә юклыгы ачыкланды.
Административ тикшерү барышында барлыгы 7,5 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясе алынды. Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, эш материаллары тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.