2014 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы ике оешма - “Васильки” һәм “Мечта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре җитәкчелеге үтенече белән шушы оешмалар хезмәткәрләре өчен өйрәтү характерындагы семинарлар уздырды.
Чарада 30 дан артыграк хезмәткәр, кибет мөдирләре катнашты.
Чара барышында семинарда катнашучылар игътибарына куллану базарында, шул исәптән алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдә булып килә торган законның төп таләпләре һәм андагы үзгәрешләр җиткерелде.
Шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту, аларның хокукларын яклауны көчәйтү мәсьәләләре каралды.
Кибет хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтү барышында, шул исәптән алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләре сатканда килеп чыга торган хәлләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды. Барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге чараны уздыру бу предприятиедә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законны санга сукмау (төнге сәгатьләрдә хәмер сату) буенча гражданнардан алына торган ризасызлык-шикаятьләр саны ишәюгә бәйле.