Гадәттә җомга көннәре эшләүче халыкның ял башы (бигрәк тә җәйге чорда) булса, Татарстан Республикасы Дәүләт дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре өчен “урак өсте”нә әйләнә.
Бүлек белгечләре соңгы ике җомгада (25 июль һәм 1 августта) гына да алкогольле продукцияне сату буенча закон бозуның 12 очрагын булдырмый калды:
- алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне ни рәвешле үтәүләренә мониторинг барышында төнге сәгатьләрдә хосусый эшмәкәрләр тарафыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның 7 очрагы ачыкланды;
- Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы территориясендә урнашкан ике бакчачылык ширкәтендә стационар булмаган сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату очраклары билгеләнде. Законсыз әйләнештәге барлыгы 165,5 литр күләмендә хәмер хуҗаларыннан алынды;
- Казан үзәгендәге төнлә эшли торган күңел ачу оешмаларының берсендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә махсус рөхсәттән (лицензия) башка гына алкогольле продукция сату очрагы ачыкланды. 42 атамадагы алкогольле продукция, барлыгы 31,7 литр күләмендә элита хәмере легаль булмаган әйләнештән алынды;
- Лаеш районы, Оренбург трактының 29 нчы чакрымында ТР буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәтенең ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейд барышында бер автомобиль туктатылып, анда 0,5 литрлы 200 шешә аракы һәм маркировкалары, тиешле мәгълүматлары булмаган 5 литрлы 40 баллон спиртлы сыекча табылды;
-хосусый эшмәкәр Г.П.Зиминаны планлы тикшерү барышында чыгышы мәгълүм булмаган, маркировкалары, этикеткалары, җитештерү датасы һәм яраклылык сроклары күрсәтелмәгән продукциянең (барлыгы 4903 сумлык) сатуда булуы ачыкланды.
Хәзер шушы затларга карата административ тикшерүләр алып барыла.