2014 елның 1 августыннан, коньяк, бренди һәм шәрабтан, виноград, җимеш, коньяк, кальвадос, виски дистиллятларыннан җитештерелгән башка хәмер продукциясеннән тыш, катылыгы 28 градустан зуррак булган алкогольле продукциягә минималь бәяләр “Росалкогольрегулирование”нең 28 гыйнвар, 2014 елгы №9 боерыгының №2 кушымтасы нигезендә билгеләнә.
Әлеге боерык “Российская газета”ның 28 февраль, 2014 елгы санында (http://www.rg.ru/2014/02/28/zakupka-dok.html) басылып чыккан.
“Росалкогольрегулирование” минималь бәяләрне легаль булмаган төстә җитештерелгән алкогольле продукцияне сатуга каршы көрәшү максатыннан билгели. Алкогольле продукцияне билгеләнгәннән очсызракка сату административ җаваплылыкка, шулай ук лицензияне юкка чыгаруга китерә.