Августның беренче көннәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре ТР буенча ЭЭМ Кукмара районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законны санга сукмау очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча рейдлар үткәрде.
“Кукмара муниципаль районы җәмәгать туклану предприятиесе” МУП кабымлыкханәсенә рейд барышында чикләнгән вакытта, тәгаенләп әйткәндә, 8 сәгать 55 минутта сыра сату очрагы ачыкланды. Әлеге “общепит” сатучылары, законда билгеләнгән алкогольле продукцияне сату вакыты буенча чикләүләр безгә кагылмый, дип уйлаганнардыр, күрәсең. Шул ук вакытта, “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” 22.11.2010 ел, №80-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә, фәкать бар, кафе һәм рестораннарда гына алкогольле продукцияне тәүлек әйләнәсендә сату рөхсәт ителә.
Югарыда күрсәтеп үтелгән факт буенча гаепле затларга карата административ беркетмәләр төзелде. Вазыйфаи затка – биш меңнән ун мең сумга кадәр, юридик затка – илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салуга китерә бу.