Рөстәм Миңнеханов Мамадыш спирт заводының производство цехларында булды

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында “Татспиртпром” ААҖ филиалы – Мамадыш спирт заводының коры терлек чүпрәсе җитештерү цехында булды.

Хәзерге вакытта Мамадыш спирт заводы югары җитештерүчәнлекле технологик предприятие булып тора.

Рөстәм Миңнеханов биредә терлекләргә “Терлек азыгы чүпрәсе” дигән аксым-витаминлы азык өстәмәсе җитештерү белән таныштырылды.

Терлек азыгы чүпрәсе җитештерү цехының 1999 елда эшләтелә башлавын искәртик. Бүген биредә барысы да техник яктан үзгәртелгән. Ихтыяҗның зур булуы терлек азыгы чүпрәсен җитештерүне үстерү зарурилыгын билгели.

Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов  “Татспиртпром” ААҖ филиалы – “Мамадыш спирт заводы”ның планны үтәү буенча эш күрсәткечләре, шулай ук энергия буенча чыгымнарны киметү күрсәткечләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International