Әгерҗе районында ведомствоара комиссия уздырылды

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

2014 елның 5 августында Әгерҗе муниципаль районында район хакимияте башлыгы В.В.Макаров, башкарма комитет җитәкчесе А.С.Авдеев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Ведомствоара комиссия утырышында Әгерҗе районының хокук саклау һәм контрольлек органнары вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.

Чарада районның хәмер базары торышы буенча мәсьәләләр каралды, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше очракларын  ачыклау һәм аларны булдырмый калу эше буенча фикер алышу булды.

Киңәшмәдә,  узган елдагы белән чагыштырганда, алкогольле продукция сатуның җан башына туры килгән күрсәткече байтак ук кимегән авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

“Легаль булмаган алкогольле продукциягә килгәндә, Әгерҗе районы башкарма комитеты хезмәткәрләрен җәлеп итеп, барлык контрольлек, хокук саклау органнары белән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча уртак чаралар үткәрү эшен көчәйтергә кирәк”, - дип басым ясап әйтте Валерий Владимирович Макаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International