2014 елның 6 августында Тәтеш муниципаль районында Тәтеш башкарма комитеты җитәкчесе А.Б.Семенычев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында 2014 елның 1нче яртыеллыгы йомгаклары буенча районның хәмер базары торышы мәсьәләсе карап тикшерелде.
Комиссия утырышына районда алкогольле продукцияне ваклап сату белн шөгыльләнүче сәүдә оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Комиссия эшендә шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы, хокук саклау һәм контрольлек органнары вәкилләре катнашты.
Беренче яртыеллык йомгакларын карап тикшерү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы район эчке эшләр бүлегенең район җирле үзидарә органнары белән берлектә башкарыла торган алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эшенең нәтиҗәләре, легаль хәмер продукциясен сатуның кимү сәбәпләре буенча фикер алышу булды.
Башкарма комитеты җитәкчесе, Комиссия утырышына йомгак ясап, Ульяновск өлкәсе белән күршелекне искәрткәннән соң һәр торак пунктта алкогольле продукцияне легаль төстә сатуны булдыру мәсьәләсен хәл кылу зарурилыгына басым ясап әйтте.