Бу тикшерүгә ай буе әзерләнелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре, хәбәрне аныклау һәм оператив мәгълүматлар җыю өчен, ирештерелгән хәбәргә караганда, “спирт белән кызып-кызып сәүдә ителгән” сәүдә ноктасы урнашкан урынга өч тапкыр барып килде. Белгечләр иң элек кулланучыларга әллә кайдан ук күренеп торган урынга “күрсәтелгән телефон номеры буенча “медицина” спиртына күпләп һәм ваклап заказ бирергә була”, дигәнрәк язуны укыгач, сәүдәгәрнең “булдыклылыгы”на шаккатты.
2014 елның 6 августында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында үткәрелгән контрольлек чаралары нәтиҗәсендә хосусый эшмәкәрнең спиртлы сыекча (этил спирты) сату факты ачыкланды.
Шулай итеп, 5әр литрлы 796 баллон һәм 0,1 әр литрлы 7800 флакон (барлыгы 4760 л) спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды.
Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.