Узган атнада, тәгаенләп әйткәндә 5-8 август көннәрендә, “Конфискацияләнеп, законсыз әйләнештән алынган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне яңадан эшкәртү яки юкка чыгару турында” 22.05.2013 ел, №430 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, конфискацияләнеп, законсыз әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне “Росспиртпром” ААҖ вәкилләренә тапшырды.
Шулай итеп, Казан, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу шәһәрләрендә барлыгы 20 тоннадан артыграк продукция тапшырылды. “Росспиртпром” ААҖ вәкилләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең төгәл һәм бик җаваплы төстә эшләүләрен билгеләп үтте. Барлык продукция, соңыннан юк итү өчен, республикабыздан читкә чыгарылды.