Тагын шул “казахстан”

2014 елның 15 августы, җомга

2014 ел августының беренче ике атнасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск, Бөгелмә, Баулы районнары бүлекләре хезмәткәрләре,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә, гражданнарның билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары белән маркировкаланмаган Казахстан Республикасы хәмер продукциясен алып килүләренең 6 очрагын ачыклады.

Шул исәптән, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең дә (Ризванов Г.М, Түбән Камада яши, Казахстанда җитештерелгән 360 шешә хәмер алып кайтканлыгы ачыкланды; Саримов Л.Ф., Лениногорскида яши – 168 шешә; Галиев Р.Р., Әлмәттә яши – 348 шешә) алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен үз иткәннәре билгеләнде.

Хәмер продукциясе хуҗалары алкогольне, янәсе, туйлар һәм юбилейлар уздыру өчен алып кайтырга карар иткәнлекләренә инандырырга тырышты. Тик шулай булган очракта да алар алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә “кереп киткәнлекләрен” аңларга да теләмәде.

Татарстан Республикасында яшәүчеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, исләренә төшерәбез: Казахстан Республикасында җитештерелеп, акциз маркалары һәм товар озату документлары булмаган хәмер продукциясе -  легаль булмаган әйләнештәге продукция. Шул ук вакытта ул ГОСТ таләпләренә дә туры килми. Аракысы да, коньягы да “аракы” яки “коньяк” хәмер эчемлекләре типларына туры килми, алар фәкать буяулар һәм хуш ис бирүче матдәләр өстәлгән су-спирт кушылмасы гына. 

Коньяклары физик-химик күрсәткечләре буенча: югары спиртларның массакүләм тупланышы, уртача эфирларның массакүләм тупланышы буенча ГОСТ таләпләренә туры килми. Шул ук вакытта мондый коньяк составында коньяк һәм коньяк спиртларына хас булмаган триацетин кушылмаларының, шулай ук фурфурол – фуран альдегидының булуы ачыкланды.  Ул яңа пешеп чыккан хуш исле арыш икмәге яки миндаль исе килеп торган сыекчадан гыйбарәт. Фурфурол  - бик очсызлы продукт. Ул гидролиз ысулы белән, тәгаенләп әйткәндә, төрле авыл хуҗалыгы калдыкларын (көнбагыш сабаклары, салам, көрпә) шулай ук кәгазь производствосыннан калган калдык-постыкны күкерт кислотасы белән кайнатудан барлыкка килә. Фурфурол төрле производстволарда: ясалма сумалалар җитештерүдә, агачны черүдән саклау чарасы, нитроцеллюлоза эреткече буларак, нефть химиясе предприятиеләрендә синтетик резина, дивинил, җилемнәр, пыяла җепселләр, самолетларның кайбер детальләрен һәм автомобиль тормозларын җитештерүдә кулланыла.

Казахстан коньягы органолептик күрсәткечләре : тәме һәм исе ягыннан да чын коньякка туры килми:  аннан спирт исе килә, ниндидер баллы тәме бар. Анда чын коньякның исе дә, тәме дә юк. Өстәвенә бу су-спирт эремәсе виноград түгел, ә ашлык спиртыннан тора. Ягъни Казахстан коньягында коньякның “к” хәрефе дә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International