Районы – кечкенә, ә закон бозулары...

2014 елның 15 августы, җомга

Әтнә районы халык саны буенча да, хәмер сатучы сәүдә нокталары саны буенча да республикада иң кечкенә районнардан берсе булып санала. Шул сәбәпле районда контрольлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре саны елдан-ел кими. Намуссыз эшмәкәрләргә шул гына кирәк тә. Шуңа күрә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре, кулланучыларны сәүдә хезмәткәрләренең законсыз гамәлләреннән саклау өчен, атна саен әлеге районга чыга. Оешмаларның һәм эшмәкәрләрнең алкогольле продукция сату вакытын чикләүне ни рәвешле үтәүләренә соңгы тапкыр мониторинг барышында бер сәгать эчендә ике сәүдә ноктасында закон бозулар ачыкланды. Хосусый эшмәкәр Р.Н.Мәрданов (Чынбулат ав.) һәм хосусый эшмәкәр  Н.С.Фәйзрахманова  (Күшәр ав.) кибетләрендә иртәнге сәгать 10 га кадәр сыра сату фактлары ачыкланды. Эшмәкәрләргә карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International